Яр Чаллы мәшгульлек үзәге шәһәрнең эре сәүдә үзәкләрендә күчмә һөнәрләр ярминкәсен үткәрә башлады. Бүгенге көндә исә мәшгульлек үзәге базасында 5500 вакансия исәпләнә. Эш тәкъдим итүчеләр арасында: «Татэлектромаш», «КАМАЗ» логистик үзәге,«Ремдизель», пресс-рам заводы, «Ак Барс Металл», «Форд Соллерс Алабуга» кебек эре оешмалар бар. Аеруча, исәпләү машиналары операторы, йөк ташучы, инженер-технолог, инженер-конструкторлар...
Яр Чаллы мәшгульлек үзәге шәһәрнең эре сәүдә үзәкләрендә күчмә һөнәрләр ярминкәсен үткәрә башлады. Бүгенге көндә исә мәшгульлек үзәге базасында 5500 вакансия исәпләнә.
Эш тәкъдим итүчеләр арасында: «Татэлектромаш», «КАМАЗ» логистик үзәге,«Ремдизель», пресс-рам заводы, «Ак Барс Металл», «Форд Соллерс Алабуга» кебек эре оешмалар бар.
Аеруча, исәпләү машиналары операторы, йөк ташучы, инженер-технолог, инженер-конструкторлар кирәк.17 нче сентябрьдә әлеге чара ярдәмендә 28 кеше шәһәребезнең төрле оешмаларына юллама алды.
Нет комментариев