Япон галимнәре кешене яшәртә торган элексир уйлап тапканнар. Аның рецепы зур сер итеп саклана икән. Шунысы мәгълүм аның составында диңгез суүсемнәре бар. Бу яшәртә торган даруны 50-60 һәм 70 яшьлек хатын-кызларда сынап караганнар. Нәтиҗә озак көттермәгән өч ай эчендә хатын-кызларның организмы яшәреп киткән, сәламәтлекләре ныгыган. Иң шаккатрырганы шул булган: 70...
Япон галимнәре кешене яшәртә торган элексир уйлап тапканнар. Аның рецепы зур сер итеп саклана икән. Шунысы мәгълүм аның составында диңгез суүсемнәре бар.
Бу яшәртә торган даруны 50-60 һәм 70 яшьлек хатын-кызларда сынап караганнар. Нәтиҗә озак көттермәгән өч ай эчендә хатын-кызларның организмы яшәреп киткән, сәламәтлекләре ныгыган. Иң шаккатрырганы шул булган: 70 яшьлек әбине 56 яшькә кайткан, дип бәяләгәннәр. Аның хәтта җыерчыклары беткән, чәчләре куерып үсеп киткән. Башка сынау үткән хатын-кызлар да күзгә күренеп яшәргәннәр. Инде бу яшьлек даруы белән Голливуд артистлары да кызыксынганнар. Япон галимнәре әйтүенчә бу элексирны киләчәктә ныклы контроль астында аз-азлап җитештерә башлаячаклар. Бәясе дә бик кыйммәт булачак диләр.
Нет комментариев