Юлда кагыйдә бозулар арта
Узган елда видеокамералар Русия юлларында юл йөрү кагыйдәләрен бозуга бәйле 83,2 миллионнан артык очракны теркәгән. Бу ел дәвамында машина йөртүчеләргә карата чыгарылган барлык карарларның 79 процентын тәшкил итә. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын автомат рәвештә теркәү системасы актив үсеш кичерә. Әгәр 2016 елда стационар һәм...
Бүген Русиядә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын терки торган 9 меңнән артык стационар һәм 3,8 мең күчмә комплекс бар. Алар ярдәмендә җәмәгать транспорты өчен билгеләнгән полосадан хәрәкәт итү, светофорның кызыл утына чыгу һәм башка кагыйдә бозу очраклары теркәлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев