Жимолость лишай дәвалауда ярдәм итә
Бакчада беренче җимешләр өлгерә дә башлады.
Июнь башында гына җимеш бирергә тиешле зелпенең инде бүгеннән әчкелтем-татлы җимешләрен ашарга була.
Зелпенең (жимолость) җәй башында, витаминнарның җитешмәве аеруча кискен сизелгәндә, организмга ярдәме бик зур. Аның җимешләрен яңа җыелган килеш тә ашыйлар, кайнатма, эчемлекләр һәм сироплар да ясыйлар. Әлеге җиләк кан тамырларын ныгыта, кан басымын төшерә, ашказанын көйли. Стрессларга бирешмәскә, нервларны тынычландырырга ярдәм итә.
Җимешләрнең яңа гына сыгылган суты – төрле тимрәүләрне (лишай) дәвалауда, ә төнәтмәсе төрле ялкынсынулар вакытында күзләрне юдыру һәм авыз-тамакны чайкау өчен дә кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев