Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Киңәш-табыш

Атнасына ничә йомырка ашарга кирәк?

Галимнәр аңлатма бирде.

Соңгы тикшеренүләр нәтиҗәләренә караганда, сәламәтлегендә җитди кимчелекләре булмаган кешегә атнасына 5-7 йомырка ашау файдалы булуы ачыкланды. 
Йомырканы куркыныч ризыкка әверелдерүдә кайчандыр Американың популяр журналлары, күрәсең, үз мәнфәгатьләрендә,  күп көч куйган. Ә фән нигезле дәлилләре белән йомырканын файдасын ачыклап бетермәгән. 
Хәзер галимнәр йомырканың холестеринны күтәрүен фән нигезендә расламаган. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итте. 
АКШ, Япония, Кытай, Австралия галимнәре тикшеренүләр уздырып йомырканы бик файдалы ризык дип тапканнар. Йомырка күп кенә авыруларны, аерым алганда, Альцгеймерны кисәтүдә файдалы да икән. Өстәвенә әлеге ризык «яхшы» холестеринны (ЛПВП) күтәрә, димәк, кан тамырларында төерчекләр барлыкка килүне булдырмый. 
Белгечләр әйтүенчә, бу ризыкта организм өчен иң мөһим матдәләр: Менделеев таблицасындагы барлык макро- һәм микроэлементлар, 12 төп витамин, минералларның, аминокислоталарның 96 проценты бар.  
Хәзер  галимнәр, йомырканың, киресенчә, холестеринны төшерүгә, мускул массасын арттыру, сөякләрне ныгыту, баш миенең эшчәнлеген яхшырту, кан басымын төшерү, катарактаның пәйда булуын кисәтү, бавыр эшчәнлегенә ярдәм итүен раслаган.
Америка галимнәре мәгълүматларына караганда, көненә 1 йомырка ашаучыларда Альцгеймер авыруы килеп чыгу куркынычы аны ашамаучылардагыга караганда 27 процентка кими. Шулай да табиблар теләсә кайсы ризыкның, шул исәптән йомырканың да чамасын белеп ашарга киңәш итә.
Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр илкүләм проектлар