Шашлык пешерәбез
Киңәш-табыш

Шашлык пешерәбез

Кефирдан һәм минераль су белән ясалган маринад.

Шашлыкны ике төрле ысул белән ясауны тәкъдим итәбез.
Кефирдан ясалган маринад: 1 кг иткә 200 мл кефир, 3 суган, тоз, төелгән кара борыч кирәк. Итне юып, кисәкләп турыйбыз, тоз, борыч, боҗралап туралган суган сибәбез. Өстенә кефир агызабыз да кимендә биш сәгатькә суыткычка куябыз.
Минераль су белән маринад: 1 кг иткә 250 мл минераль су, 2-3 суган, тоз, борыч кирәк. Иткә тоз, борыч, суган сибеп, өстенә минераль су агызабыз, 1-3 сәгать тотабыз.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев