Биюче Альберт Әхмәтов кайгы кичерә
Шоу-бизнес

Биюче Альберт Әхмәтов кайгы кичерә

Ул энекәшен югалтты.

Озак еллар Фирдүс Тямаев төркемендә биюче булып эшләгән Альбер Әхмәтов гаиләсендә кайгы: аның якын туганы вафат булды. Аның белән элемтәгә кереп, фаҗига турында сораштым.

«Энекәшем ангина белән авыраган. Кичә иртәнге сәгать 6 да ашыгыч ярдәм хасаханәнә алып киткән. Иртәнге сәгать 7дә реанимациягә керткәннәр. Укол ясаганнар. Йөрәге түзмәгән», – диде ул. 

Мәрхүмне «Тәүбә» мәчете яныннан Суровкага соңгы юлга озаттылар. 

Фото шәхси архивтан


Фирдүс Тямаев үлем-китем Альберт Әхмәтов

Нет комментариев