Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Данир Сабиров кайгылы хәбәр җиткерде

Милли җанлы эшмәкәр авиаһәлакәттә һәлак булган.

Авиаһәлакәттә Пермь өлкәсе миллионеры, милли җанлы эшмәкәр Ильяс Гимадутдинов һәлак булган. 

Ул ел саен туган ягы Барда районы Үдик авылында грандиоз Сабантуйлар оештыра иде. Кайгылы хәбәрне Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров җиткерде. 

"Тетрәндергеч хәбәр килде. Татар халкы дип янып яшәгән Ильяс дустыбыз фаҗигале төстә китеп барган. Ул

туган авылы Удикта ел саен грандиоз сабан туйлар уздырган, көчле эшмәкәр, 

кунакчыл дус, моңлы тавышлы, төрле музыка уен коралларында уйный алган бик акыллы, кешелекле һәм бик булдыклы егет иде. 

Гаиләсенә, якыннарына сабырлык бирсен. Урының оҗмахта булсын, дустыбыз", - ди ул.

Ильяс Гимадутдинов утырган вертолет  "Ашатли-парк" ял базасы янында фаҗигагә юлыккан. "Таттранском" транспорт компаниясе хуҗасы белән бергә аның хезмәткәре, автоколонна җитәкчесе Эльмир Коняков та вафат булган.  Robinson R44 Raven веролеты фирма милкендә булган, якынча мәгълүматлар буенча ул рәсми рөхсәтсез очкан. 

Фото видеодан скриншот.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр югалту Илсөя Бәдретдинова Әнвәр Нургалиев Данир Сабиров Үдик сабан туе