Фердинанд Сәлахов Россиянең Мактаулы исеменә лаек булды
Бу хакта Тукай исемендәге филармония хәбәр итте.
Җырчы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыка бүлеге мөдире, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов тормышында сөенечле вакыйга булды. Ул «Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Әлеге указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Фердинанд Сәлаховка быел 70 яшь тулды. Бу көнне ул филармония залында ике концерт куйды һәм тере тавышка җырлап үзенең кабатланмас талантына тагын бер кат гашыйк итте.
Җырчы Апас районының Чура-Барыш авылында туган. 1986 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләде.
Аның башкаруындагы 300гдән артык әсәр татар җыр сәнгатенең «алтын фондын» тәшкил итә.
Яраткан җырчыбызны дәрәҗәле исем алуы белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев