Фирдүс Тямаев нәни тамашачысына акча бирде
Нәрсәгә?
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев гастрольләрен дәвам итә. Аны тамашачылар һәр җирдә көтеп ала. Җырлавын да, биюен дә ярата. Олы яшьтәгеләр дә, балалар да үз итә: бүләкләргә күмә.
Күптән түгел бер концертында 5-6 яшьлек малай сәхнәгә менеп: «Фирдүс абый, син шәп биисең, бүләк алырсың», – дип аңа 1 мең сум акча бирмәкче булды.
Җырчы моңа гаҗәпләнеп: «Ничек инде мин 42 яшьлек ир синнән акча алыйм. Мин эшлим, халык миңа акча акча түли ашата... Әйдә болай итәбез, миннән синнән бу акчаны алам», – диде һәм малайдан бер мең акчаны алып, аңа 10 мең акча бирде һәм исеме язылган футболка да бүләк итте. Зал җырчыны көчле алкышларга күмде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев