Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлназ Асаева: «Үземә малай табам...»

«Кызлар - әтинеке», - ди ул.

ТНВ каналының «Сөйләшергә вакыт» тапшыруына кунакка татар эстрадасының өметле җырчысы Гөлназ Асаева килде. 

Ул алып баручының һәр соравына төгәл җавап бирде.

Мәгълүм булганча, җырчы ире Вилдан Шәмсетдинов белән Динә исемле кыз үстерә. Гөлназ ирен бик мактады. «Гаиләне дөрес итеп алып бара, безне кайгырта. Казан янында йорт төзи. Минем анда барганым да юк. Җәйгә минем туган көнгә өлгертергә тели», – диде. 

Гөлназның әйтүенчә, Вилдан кызын бик ярата. 

«Әтисе яратып торсын, миннән әзрәк катылык кирәк. Кызлар - әтинеке. Үземә берәр малай табам әле, Аллаһы бирса», –  диде ул.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлназ Асаева Вилдан Шәмсетдинов