Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илмира Нәгыймова: «Үлгән апам урынына калган иде ул...» - ВИДЕО

Мәрхүм Эльмира Сөйләманованы артистлар яшь аралаш искә алды.

Чаллыда татар эстрадасының моңлы сандугачы Эльмира Сөләйманова истәлегенә багышланган хәйрия концерты узды. Анда 20дән артык  җырчы катнашты. Заманында Эльмира Сөләйманова белән "Апа-сеңел" җырын башкарып, халык күңелен яулаган Илмира Нәгыймова да килде. Эльмира Сөләйманованы ул апасы сыман яратканын әйтте.   

"Эльмираның китүе бик зур кайгы булды... Күңел һаман да ышанмый! Берничә ел элек «Барс Медиа» агентлыгы белән контракт төзегән идем, шул елларда Эльмира белән таныштым. Белгәнегезчә, бертуган апам вакытсыз вафат булды һәм Эльмира үлгән апамны алмаштырды. Без бит гел бергә идек: солянкаларда катнаштык, гастрольләргә йөрдек. Гримеркаларда да бергә утырып, гел серләшә торган идек. Бер-беребезнең борчуын да, шатлыгын да уртаклаша идек. Апам дип йөрттем аны! Гафу итегез, сөйли алмыйм... Йөрәгем сикереп чыгардай булып тибә", – дип сөйләде Илмира Нәгыймова концерт вакытында.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев