Илсөя Бәдретдинова сәхнәдән китә?
Җырчы үзе хәбәр итте.
Бу сорауга җырчы «Татарстан – яңа гасыр» телеканалының «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында җавап бирде:
– Күп коллегаларым килешмәс тә минем белән. Бүгенге көндә безнең дә, концертларга зал тутырып йөри торган артистларның, сәхнәдән китәр вакытыбыз җитә. Кеше күпме генә сикерсә дә, үзеннән биегрәк сикерә алмый.
Әйе, безнең иҗатны ярата торган кешеләр калачак. Бөтен табигать кануннары буенча, эстрадага яшьләр килергә тиеш. Бу – нормаль күренеш. Монда бер-береңә аяк чалулар урынсыз, чөнки аның мәгънәсе юк, ул барыбер шулай булачак. Безгә кадәр дә күп җырчылар булган, бездән соң да булмый калмый. Яшьләргә шатланам гына, – диде Илсөя Бәдретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев