Үзенчәлекле тавышлы егет белән әңгәмә кордык
Җырчы, спортчы, махсус хәрби операция ветераны Ленур Биктимеров Татарстан районнары буйлап үзенең концертларын куйды. Үзенчәлекле тавышлы егетнең чыгышын тамашачылар җылы кабул итте. Тиздән, 5 октябрьдә, ул Чаллыда яңа программасын күрсәтә. Шул уңайдан аның белән әңгәмә корып алдык.
– Ленур, үзең белән таныштыр әле?
– Мин Саба районы, Тимершык авылында туганмын. Без – Ленар һәм Ленур – 1987 елның 25 декабрендә игезәкләр булып дөньяга киләбез. Әти – колхозда, әни балалар бакчасында эшләде.
– Җырга мәхәббәт кайчан барлыкка килде?
– Кечкенәдән икебез дә җырладык. Беренче тапкыр халык алдында 4-5 яшьләрдә Сабан туенда җырлаганмын. Игезәгем дә җырлый. Мәктәптә укыганда дуэт буларак җырлап йөрдек. Аннары мин Казанның Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә профессиональ белем алдым. Безне күренекле педагоглар, җырчылар Шамил Әхмәтҗанов, Раида Ермохина һәм башкалар укытты. Без икебез дә ныклап спорт белән шөгыльләндек. Ленар волейбол, баскетбол, футбол, ат спорты, көрәштә һәм тагын башка өлкәләрдә уңышка иреште. Мин дә ат спорты һәм көрәш белән ныклап шөгыльләндем. Бүгенге көндә Ленар республика, Россия күләмендәге чемпионатларда хөкемдарлык итә. Мин иҗатка өстенлек бирдем.
– Спорт белән хәзер дә шөгыльләнәсеңме?
– Үземне белгәннән бирле атлар белән кызыксынам. Ничәнчедер сыйныфта укыганда район Сабан туенда ат ярышында катнашырга дип, 10 чакрым юлга атка атланып чыгып киткән идем. Әбием арттан: «Бу орчык кадәр бала барып җитеп, катнаша алырмы икән?..», – дип калган. Барып җитүгә, ат мине егып төшереп, авылга кайтып китте. Көрәшне ташларга исәбем юк иде, хәтта 2022 елны соңгы тапкыр Татарстан беренчелегендә катнаштым, аннары махсус хәрби операциягә киттем. Анда каты яраланып, 1 елдан артык төрле госпитальләрдә дәваланып, туган ягыма кайттым. Уң аякның табан өлеше юк, протез белән йөрим. Әмма көрәшкә барыбер кайтачакмын.
– Белүемчә, син махсус хәрби операциягә үзең киткәнсең...
– Мин кечкенәдән кулыма мылтык тотып сугышырга хыялландым. Балачактан агачтан мылтык ясап уйнарга ярата идем. Үскәч, бу хыялымны ничек тә тормышка ашырасым килде. 2015 елда дустым белән хәрби операцияләрдә катнашу өчен контракт төзедек. Әмма армиядә булмагач, мине алмадылар. Мобилизация башланды. Мин: «Повестка китермәсәләр, контракт төзеп барам», – дидем. Повестка килмәде. Мин әкренләп СВОга әзерләндем. 23 августта контракт төзедем, 29ы киттем. Киткәндә бер зур кеше: «Синең исән кайтуың 1 процент. Китмә дип тезләнеп сорыйм», – диде. Әмма мин: «Аллаһы Тәгалә туганда ук кешегә күпме гомер, аның кайда өзеләчәген язган. Гомерем бетмәсә, исән кайтам, бетсә, кайда үлсәң дә барыбер», – дидем. Мәктәптә укыганда гел ату буенча ярышларга йөрдем, төз аттым. Шунлыктан өйрәнүләргә бармадым. Безне Луганскига озаттылар. Минем снайпер буласым килә иде, әмма мине БПЛА операторы иттеләр. Безне гел төрле җирләргә күчерделәр. 4-5 сентябрьдә Херсон ягына киттек, 11 ноябрьдә бик каты яраландым: сул аяк һәм кул сынган, уң аякның бармак өлешләре юк. Херсоннан Севастопольгә очканда гына аңга килдем. Севастопольдән – Сочига, аннан Мәскәүгә госпитальгә кайтардылар. Безнең ротадан 96 кешедән мин генә исән калдым. Аллаһыма мең рәхмәт. Мәскәүдә госпитальдә ятканда волонтерлардан калын дәфтәр сорадым. Аңа төннәр буе матур шигырьләр яздым. Концерт программамны уйладым.
– Кайсы композиторлар белән хезмәттәшлек итәсең?
– Композиторлар Альфред Якшәмбетов, Фирзәр Мортазин, автор-башкаручы Зинфира Миргалләмова җырларын башкарам. Яңа сезонда Риваль Хисмәтуллинның 8 җырын җырлыйм. «Җыр йөрәктән чыкса гына башка кешеләрнең йөрәгенә керә», – дигән принцип белән алам.
– Җырчы булып кына тормышны алып бару мөмкин түгелдер?
– 2009 елда музыка көллиятен тәмамлагач, мине Айдар Фәйзрахманов төркеменә чакырганнар иде. Районда: «Клубка директор итеп куябыз», – диделәр. Диплом алгач, чынлап та клубка эшкә урнаштырдылар, әмма директор итеп түгел... Аннары тамада булып эшли башладым. Укыган чакта машина юу урыны ачкан идем. Хәзер атлар, мөгезле эре терлек асрыйбыз, декоратив агачлар үстерү белән шөгыльләнәм.
– Ни өчен программаңны «Гади генә концерт» дип атадың?
– Исеме шулай булса да, без концертка ныклап әзерләнәбез. Сюжетын, сценарийын мәгънәле итәргә тырышабыз, режиссерлар белән эшлибез. Концертыма 20 кеше килсә дә куячакмын, чөнки башкалар килмәгәнгә, аларның гаебе юк.
– Шәхси тормышың белән дә таныштыр әле?
– Мин авылда шәһәрчә яшим. Хатыным Илүзә белән ике бала үстерәбез: Илизабыз беренче сыйныфка укырга керде, Булатыбызга 1 яшь. Хатыным һөнәре буенча укытучы.
Нет комментариев