Ришат Фәзлыйәхмәтовның Тәтишкасы операция ясата
«Барысы да әйбәт булачак», - ди ире.
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның тормыш иптәше Эльмира хастаханәдә - операция ясата. Ришат аның янәшәсендә.
«Матурым борчыла, хәзер операция була. Наркоздан уянырмынмы икән дип курка. Уянасың инде, уянмасаң да уяталар, борчылма. Барысы да әйбәт булачак, иң мөһиме - сәламәтлек» ,- ди Ришат төшергән видеосында.
Эльмира белән Ришатның хастаханә юлларында йөрүләре бәби алып кайту теләге белән бәйле. Моңарчы алар аккаунтларында комплекслы тикшеренүләр узачаклары турында сөйләгән иде. Эльмира операцияне дә шуның белән бәйле рәвештә ясата. Интервьюларның берсендә ул 3 бала әнисе буласы килүе турында сөйләгән иде.
Исегезгә төшерәбез, Ришат Фазлыйәхмәтовның беренче никахыннан улы бар.
Фото Ришат Фазлыйәхмәтовның социаль челтәрләреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев