Сиринә Зәйнетдинова сәхнәгә яңа җырчы чыгарды
Кем ул?
Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова быел Татарстан һәм Башкортостандагы концертларында тамашачыларга үзенең моңлы җырларын бүләк итеп кенә калмады, яңа җырчы да тәкъдим итте. Җырчы белән әңгәмәне моннан укыгыз.
Риваль Хисмәтуллинның «Чуалган язмыш» җырын бергә җырлагач ул Равил Закировны сәхнәдә калдырды. Равил блогер. Ул «Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинованың проектында катнашты. Бер биремдә үзеңә кабер казып, шуннан туры эфир оештырды. Барлык биремнәрне үтәп, проектның җиңүчесе булган иде. Равил белән 4 ел элек сөйләшкән идек.
«Равил Закиров бик ярдәмчел, күпкырлы талантлы кеше, аңарда энергия ташып тора. Җырларын тыңлагыз әле», – диде.
Равил Чаллы тамашачысына үзенең берничә җырын башкарды. Дөресен әйтергә кирәк, шәһәрдәшләребез аның чыгышын яратты. Алкышларын да, чәчәкләрен дә кызганмадылар.
Равил үзе турында: «Мин бик моңлы кеше түгел. Әмма җырлыйсым килә. Рәхмәт мине җылы кабул итүегезгә», – диде.
Һәр җырчының үзенең тамашачысы була диләр. Авыл блогеры буларак популярлык казанган Равил Закировның да үзенең фанатлары барлыкка килде.
«Үзе әйтмешли аңарда моң юк. Әмма харизмасы көчле, үзен сәхнәдә тота белә. Тырышлыгы, үҗәтлеге, кыюлыгы, максатчанлыгы шаккатмалы. Ниләр генә эшләми бит ул: җырлый, юридик конторода эшли, телевизион тапшырулар алып бара. Шул арада әнисенә, туганнарына, дусларына булышырга да вакыт таба. Җырлары да матур. Мин гомумән җырчыларны, туган телебездә сөйләшкән кешеләрне яратам. Сиринә Зәйнетдиновага Равилны Чаллыга алып килгәне өчен рәхмәт. Иҗатлары гөрләп барсын», – диләр шәһәрдәшләребез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев