Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Вадим Захаров ни өчен өшкерүче әби янына барган?

Җырчы балачакта куркып калып, тотлыга башлаган булган.

"Күз тиюдән бик куркам. Чөнки үзем дә аның белән еш очрашам. Балачакта курку койдыра торган әбигә алып барганнары да булды. Суга кургаш сала да, син нәрсәдән куркасың, шул әйбер формасы барлыкка килә.

Бервакыт бик нык тотлыга башлаганмын, хәтта кайбер сүзләремне аңламаганнар да. Элек бит чәч ала торган машина, чәчне бик каты йолка иде. Шул авыртуларны әле дә хәтерлим. Тыңламасам, хәзер кода бабай килеп, чәчеңне ала дип әйткәннәр. Шуннан куркып калып, тотлыга башлаганмын.
 
Курку койдыра торган әбинең нәрсә эшләгәнен бик хәтерләмим, шулай да ул әбигә барганнан соң, тотлыгуым беткән", - дигән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев