Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Иркәнең борчуы бар

«Йөрәк әрни, күңел өзелә...» - ди җырчы.

Татарстанның атказанган артисты Иркә үзенең социаль челтәрләрендә махсус хәрби операция зонасындагы иреннән авыр хәбәр алуын әйтте. 

«Кызганыч, Артурдан күңелсез хәбәрләр бар. Ул каты яраланган. Йөрәк әрни, күңел өзелә....Әлегә сөйли дә, яза да алмыйм. Терәк булганыгыз өчен һәммәгезгә рәхмәтлемен», –  дип кыска җөмләләр белән генә үзенең халәте турында язган. 

Артур күптән түгел генә кыска вакытлы ялга кайткан иде. Ул кызлары Әминә һәм Сөембикә белән диңгездә ял итте. 

«Каршы алу, бергә үткәргән көннәр кадерле дә, күңелле дә. Ә менә якын кешеңне озату авыр», – дигән иде җырчы «Шәһри Чаллы» журналистына.

 


Иркәгә иренең терелеп, гаиләсе янына кайтуын телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

14

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция Иркә