Язмаларда - язмыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ачы язмыш
Тормышта төрле хәлләр була. Күршем сөйләгән яшь хатын язмышы бүтәннәргә гыйбрәт булсын.
-
Сәбәбе булмаса да күңелләрен күрегез
Иртән баламны балалар бакчасына керттем дә, гадәттәгечә трамвай тукталышына чыгып бастым. Үзем трамвай йөртүче булып эшләгәч, бушлай йөрим.
-
Бөтен яклап гаепле
Миңа 61 яшь. Һаман эшлим әле, чөнки тормыш итү өчен пенсия акчасы гына җитми. Кызым өч бала тапты да хәзер бөтен кешедән ярдәм көтеп утыра.
-
Әниемне күрә алмыйм
Мин биш ел инде әнием белән аралашмыйм. Башта бик авыр булды, тора-бара бөтенләй читләштем.
-
Песием иремә охшаган
Үлгәннән соң аның җаны мәчегә күчкән.
-
Киленемнән куркам
Элеккеге ирем белән тагын бер тапкыр язылышырга туры килер дип, беркайчан да уйламаган идем. Ләкин тормышның үз законнары шул.
-
Хикәя. Яшәү мәгънәсе
Кибеттә идән юучы Кәүсәрияне бөтен сатучылар да кызгана. Иртәнге сигезгә шешенеп беткән битләре белән килә, әмма аек була. Идәннәрне юа, ишекләрнең тоткаларына кадәр чистарта, суыткычтагы срогы чыккан ризыкларны ала да, базарга “шурфик” алырга китә. Ризыкларны аңа сатучылар кичтән үк әзерләп куя. Кәүсәрия аларны үзе ашамасын, “шурфик”ка алыштырасын беләләр, әмма сүнеп барган хатынга берничек тә булыша алмыйлар.
-
Язмышы – китап язарлык
Харис абый белән Фәүзия апа гаиләсендә төпчек бала булып үскән Рушания бу кадәр бәхетсез булырмын дип, һич уйламагандыр, мөгаен. Кечкенә вакытында абыйсы Айрат та, апасы Гөлназ да бик яраттылар аны. Әти-әнисе дә бәләкәчне сөеп туймады. Тик ул бәхетле балачак хәзер хатирәләрендә генә калды. Рушаниянең ул елларны искә алырга теләге дә, вакыты да юк инде.
-
Канлы якшәмбе
Асия бүген куркыныч төш күреп, манма тиргә батып уянды. Имеш, әтисе әнисен пычак белән кадап үтергән. Хатын, нигә мондый төш керде икән дип, үзенең балачагын хәтерендә яңартты.
-
Тугры әтәч
Кайчандыр 2шәр сыер, берничә баш үгез, кош-корт, бал кортлары белән тулы хуҗалыкта, нибары бер әтәч калды. Зур абзарда хәзер ул хуҗа.
-
Әниебезнең холкы авырайды
Газета укучыларыбыз еш кына үзләренең тормышларында булган аянычлы хәлләр турында сөйлиләр. «Безнең тормышны газетага языгыз әле, башкалар гыйбрәт алып, безнең кебек гөнаһлы булмасыннар», – диләр. Бүген шуларның кайберләрен укучыларыбыз хөкеменә тапшырабыз.
-
Улыма белем кирәкми
Улыма 19 яшь. Күпме генә үгетләп карасам да, 10нчы сыйныфка бармады, үзе теләгән колледжга укырга керде.
-
«Төш кенә түгел иде ул»
Мин бу сөйләшүне үзгәртмичә генә теркәп куярга булдым. Нәтиҗәне дә һәркем үзенчә ясар.
-
Мин спортсмен булам
Яңа шәһәр үсеп килә, биш-алты урында завод корпусларын җиткерәләр. Бу зур төзелештә илнең төрле төбәкләреннән килгән төзүчеләр эшлиләр. Гаиләлеләрне вагончикларга урнаштырдылар. Йөзләгән вагончиклардан торган зур авыл халкын кибет, медпункт хезмәтләндерде. Эшчеләр балаларын мәктәпкә, балалар бакчасына бишенче номерлы автобус белән иске шәһәргә йөртәләр иде.
-
«Турыдан ал!»
Кунакка кайткач, гадәт буенча матур гына өстәл әзерләнде. Өстәл артына килеп утырдык.