Чаллылылар сайлауда актив катнаша: Гөлнар Әхмәтова һәм Наталия Кропотова гражданлык бурычларын үтәделәр
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар сайлауда актив катнаша: Гөлнар Әхмәтова һәм Наталия Кропотова гражданлык бурычларын үтәделәр

Чаллыда 15:00гә 21,04% чаллы үз гражданлык бурычын үтәде. Алар арасында -Шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, торак-коммуналь һәм транспорт хезмәтләренең сыйфатын контрольдә тоту идарәсе директоры Айрат Насыйбуллин, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Фидарис Хабибуллин да бар.

12:00 сәгатькә шәһәрнең өч районында яшәүчеләрнең 12,03%ы тавыш биргән инде.
Шәһәрдә барлыгы 173 сайлау участогы эшли. Аларның эш графигы - 8дән 20 сәгатькә кадәр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сайлаулар-2021

Нет комментариев