Укучылар өчен күчмә дәресләр
Яңалыклар тасмасы

Укучылар өчен күчмә дәресләр

17-18 сентябрьдә, РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көннәрендә, Татарстан мәктәпләре штат режимында эшләячәк, укучылар өчен күчмә дәресләр оештыру планлаштырыла.

«Без ТР Мәгариф министрлыгы белән бергә эшлибез. 17 сентябрьдә мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу көннәрдә сыйныфтан тыш эшләргә һәм дәресләрнең саф һавада узуына зур игътибар биреләчәк», — ди ТР Үзәк Сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Сайлаулар узган көннәрдә мәктәп укучылары өчен экскурсияләр, музейларга бару, походлар, спорт ярышлары, саф һавада дәресләр һәм башка чаралар оештыру планлаштырыла.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф сайлаулар-2021

Нет комментариев