ТОС җитәкчесе: "Үз кулларың белән сайлаган депутатың үтә икән, аның янына барып, гозереңне белдерә аласың"
Яңалыклар тасмасы

ТОС җитәкчесе: "Үз кулларың белән сайлаган депутатың үтә икән, аның янына барып, гозереңне белдерә аласың"

7нче комплексның ТОС җитәкчесе Дөррия Ризатдинова 35нче мәктәптә тавыш бирде.

- Сайлаулар – ул демократиянең бер төре. Күп еллар участок сайлау комиссиясенең рәисе булдым. Сайлауга барырга, сайларга, үз фикереңне әйтә белергә кирәк. Үз кулларың белән сайлаган депутатың үтә икән, аның янына барып, гозереңне белдерә аласың. Мин үзем булдыра алмаган эшләрне депутатлардан ярдәме белән башкарам, алар минем иң зур ярдәмчеләрем. Депутат халык янында булырга тиеш, аны үзебез сайлыйбыз, - ди Дөррия Вәгыйзовна.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сайлаулар-2021

Нет комментариев