Өч бала әнисе яман шешне ничек җиңүе турында сөйләде.
Ике ел элек шәһәрдәшебез Энҗе Бәйрәмовага куркыныч диагноз куялар, аның күкрәгендә яман шеш табыла. Өч бала әнисенең җир җимертеп заводта эшләп йөргән чагы. Шуннан соң тормышы 180 градуска үзгәрә. Бу сынауны ничек узганын, аңа нәрсә ярдәм иткәнен шәһәрдәшебез «Шәһри Чаллы» редакциясенә килеп сөйләде.
Энҗенең туган ягы – татар халкына батыр һәм күренекле язучы Абдулла Алишны бүләк иткән Спасс (элеккеге Болгар) районының Көек авылы. Сүз уңаеннан, ул язмышының бер кызыклы ягы турында сөйләде. 41 ел элек авылдан кунакка килгән авырлы әнисенә аны Чаллыда табарга туры килә, аннары гаилә Көеккә кайтып китә. Мәктәпне тәмамлагач, пешекче һөнәренә укыгач, Энҗе кабат Чаллыга килә, үзе әйтмешли, күңеле «кендек каны тамган» җиргә тарткан, күрәсең.
Заводка эшкә керә, станокны өйрәнә, чөнки тимер-томыр ярата, аннары кладовщик эшен үзләштерә. Кияүгә чыга, бер малай, ике кыз таба. Вакыт үткән саен гаиләдә аңлашылмаучанлыклар туа, парлы булып яшәсә дә, кызганычка каршы, күп авырлыкларны аңа берүзенә хәл итәргә туры килә. Аерылышырга карар кылалар.
Төшенкелеккә бирелмичә, балаларын кайгыртып, эшеннән тәм табып, «ду» килеп яшәп ятканда, кисәк туктарга туры килә – Энҗе күкрәгендә ниндидер төер барлыгын тоя. Хәер, туктамый әле ул, гадәти тормышын дәвам итә, төерне сизсә дә, табибка баруны кичектереп килә.
– Шеш тапсам да, ул турыда уйламаска тырыштым. Авыртмый. Әле бер эш килеп чыга, әле икенчесе, барысын да миңа һәм бүген үк, хәзер үк хәл итәргә кирәк. Үзе үтәр дип уйладыммы, курыктыммы? Эштәге кызлар белән бу хакта бүлешкәч, алар мине шундук хастаханәгә барырга үгетли башлады. Кыскасы, төер тапканнан соң ярты елдан гына тикшерендем. Онколог: «Икенче стадия», – диде.

Башта әңгәмәдәшем диагнозы турында әти-әнисенә сөйләми, аларны борчыйсы килми. Тик алар аның тавышыннан, үз-үзен тотышыннан сизенә башлый, барыбер әйтергә туры килә.
– Якыннарым миңа терәк булды. Ул вакытларны искә төшергәндә, әле дә күңел тула. Чөнки туры юлдан барганда, кисәк абынгандай буласың икән ул. Куркып калдым. «Нигә болай булды соң әле бу? Ни өчен миндә? Терелеп булырмы икән?» кебек сораулар белән баш тулды. Өзгәләндем, еладым.
Гаиләсе, туганнары ярдәм итмәсә, кеше үз эченә бикләнә. Ә алай тагын да авыррак. Мин, үз тәҗрибәмнән чыгып, башкалар белән уртаклашырга киңәш итәм. Ник яшерергә? Ул бит йогышлы чир түгел. Һәм җиңеп чыгарга ышанырга кирәк. Чөнки Аллаһы Тәгалә кешегә үтә алмастай сынаулар бирми, – ди шәһәрдәшебез.
Тикшеренү үткәч, дәвалану башланыр алдыннан тагын борчыла: «Түзәрлек булырмы? Файдасы тиярме?» Тик шик-шөбһәләрен җиңеп, оптимизмын куша. Һәм барлык кичерешләре турында «ВКонтакте»дагы битендә язып, сөйләп бара башлый. Беренче химияне ул җиңел кичерә. Диагнозны белү белән ул үзен әзерләр өчен чәчләрен кыска итеп кистергән була. Химиядән соң чәчләре коела.

– Сеңлем белән телефоннан сөйләшкәндә, башым кычыта башлады. Кулым белән сыпыруга, коелдылар да төштеләр. Янына бардым да, ул машинка белән чәчемне төбеннән алды. Еламадым, елмаеп утырдым, чөнки эчке бер әзерлек бар иде, үземне мондый кыяфәттә күрү хәтта кызык булды. Видеога төшереп, үземә куйдым. Моны мин башкалар үз сәламәтлегенә игътибарлы булсын өчен, минем кебек кичектермәсеннәр, әгәр диагноз куелса, курыкмасыннар, ярдәм сорарга оялмасыннар өчен эшләдем, – ди Энҗе.
Аның үзенә дә игелекле кешеләр «Тормыш энергиясе» (Энергия жизни) төркеменә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Чаллыдагы 300дән артык онкологик авыру хатын-кызны берләштергән бу төркемдә белгечләр белән очрашулар үткәрелә, алар бергәләшеп концертларга йөри, табигатькә чыга, мастер-классларда катнаша, ярдәмләшеп, киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашып яши.

Әңгәмәдәшем 6 тапкыр химия белән дәвалану курсын үтә, аннары аңа Казанда операция ясыйлар. Үзе бер катлаулы этап саналган тернәкләнүне дә башкарып чыккач, үзгәргән тәнен ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнергә дә туры килә.
Тормышның бу имтиханында да чыныккан Энҗегә «Юникс Вумен» (Уникаль хатын-кыз) дигән матурлык һәм трансформация бәйгесендә катнашырга тәкъдим ясагач, ул тәвәккәлли. Чара шушы көннәрдә Чаллыда үткән.
– 18 яшьтән өлкәнрәк теләсә кайсы хатын-кыз анда үзен сыный, осталыгын, уңышларын күрсәтә ала. Чаллыдан һәм Түбән Камадан 21 кыз җыелыштык. Үзебез белән таныштырганнан соң, сәнгать номеры күрсәтергә кирәк иде. Мин башкорт милли костюмын якларга булдым.

Финал якынлашканда гына сәхнәдә нинди дә булса хәрәкәтләр дә ясарга кирәклеген әйттеләр. Ярый әле, мәктәптә бию түгәрәгенә йөргән идем, кирәге чыкты (елмая). Биюемне ошаттылар, «Мисс Юникс Вумен» номинациясендә җиңү яулаган өчен башыма таҗ кидерделәр, Төркиягә юллама бүләк иттеләр, – дип уртаклашты ул.
Табиблар анализларын тикшергәч, Энҗе Бәйрәмованың авыруын җиңгәнен раслый. Шулай да сакланып яшәргә куша. Ул үзе исә бу елларда тормышка карашының үзгәрүен әйтә. Бу сынау аны яшәү кадерен, матурлыгын күрергә, булганына шөкер итәргә өйрәткән.
Энҗе Бәйрәмова белән туры эфирда әңгәмә:
Нет комментариев