Көчле укытучы Җәмилә Багаева
Язмаларда - язмыш

Көчле укытучы Җәмилә Багаева

Путин премиясенә лаек булган укытучы Җәмилә Багаева һөнәрне сайлавы, хәзерге балаларның укуга мөнәсәбәте һәм яраткан шөгыле турында сөйләде.

Җәмилә Багаева Чаллының 54нче татар гимназиясендә ачылганнан бирле эшли. Дөресрәге, әле мәктәп ачылганчы ук, нигез ташы салынганнан бирле башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Гомуми стажы 40 елдан артык. «Россиянең иң яхшы укытучылары» бәйгесендә җиңеп, Россия Президенты премиясенә, фидакарь хезмәте өчен «Россиянең Мактаулы мәгариф хезмәткәре» дәүләт бүләгенә, «Үз һөнәренә тугрылык» күкрәк билгесенә лаек булган.

Бөтендөнья Укытучылар көне уңаеннан Җәмилә Зарифулловна белән очрашып, әңгәмә кордык. Ул әлеге һөнәрне ничек сайлавы, нинди авырлыкларны җиңәргә туры килүе, 30 ел элек һәм хәзерге балалар арасындагы аерма, яраткан шөгыле һәм кешеләрдәге нинди сыйфатка кызыгуы турында сөйләде.

– Җәмилә Зарифулловна, Сез кайсы яктан?
– Азнакай районы Әлкәй авылында туып үстем.
– Ни өчен әлеге һөнәрне сайладыгыз?
– Кечкенәдән укытучы булып – язып, журналлар ясап, билгеләр куеп уйнарга ярата идем. Беренче укытучым Зөләйха апа Асыловага сокланып карый, үрнәк ала идем. Тырышып укыдым, педагог булырга хыялландым. 8 нче сыйныфны яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, Минзәлә педагогика көллиятенә, башлангыч сыйныфта укыту бүлегенә укырга кердем. Анда көчле белем бирәләр иде.

4 ел укыганнан соң, юллама белән Әлки районының Югары Әлморза авылына эшкә җибәрделәр. Ерак авылларга бармаучылар да булды, ә без үзебезне шаярып «Давыдовлар» (Михаил Шолоховның «Поднятая целина» китабыннан персонаж – ред.) дип атый идек, янәсе, чирәм җирләр күтәрәбез. Югары сыйныфларда рус теле укыта башладым, чөнки читтән торып Алабуга дәүләт педагогика институтының филология факультетына укырга кергән идем.
– Тәүге дәресләрегезне хәтерлисезме?
– Каушаткандыр инде, укучы кызлар-егетләр үземнән 4 яшькә генә кечерәк бит. Усалракларын тыңлатуы җиңел булмады. Хәтерлим, укудан соң егетләр мотоцикл белән арттан кайталар иде. Аларның шаярасы килгәндер, ә минем яшь булсам да, үземне таләпчән итеп күрсәтәсем килгәндер, җитди кыяфәт алып.

Остазларыма рәхмәт, ул мәктәптә миңа бик нык ярдәм иттеләр. 5 ел укытканнан соң, үземнең кечкенәләргә күбрәк тартылганымны аңладым, Чаллыга килгәч, башлангычта укыта башладым.
– Чаллы үзенә нәрсәсе белән җәлеп итте?
– 85нче еллар. Чаллының төзелеп килгән, яшьлек дәрте ташып торган чоры. Анда яшәүчеләргә кызыга идем.
– Кайсы мәктәпне сайладыгыз?
– 54нче гимназиягә килдем. Аның әле нигезе генә салынган иде. Директорыбыз Ралиф Сафиуллин вагонда утыра: «Мәктәпне төзеп бетерсәк, эшкә алырыбыз», – диде. 2нче гимназиядә, укыту-производство бинасында укытып тордык.

Эштән кайткач, килеп, төзүчеләргә булыштык – әйбер дә ташыдык, җыештырдык та, кирпечләр дә биреп тордык. Яңа бинага кайткан җиһазларны да үзебез җыйдык, әти-әниләр бик нык ярдәм итте. Ачылганнан бирле 36 ел мин шушында эшлим. Укучыларымның 9 тапкыр чыгарылышы булды.


– Бу чорда нинди авырлыкларны җиңәргә туры килде?
– Гимназия ачылганда бар фәннәрне татар телендә укыттык, балаларына туган телдә белем бирүләрен теләгән әти-әниләр күп, укырга керергә чират иде. Аннары еллар узгач, татар теленә караш үзгәрде, балалар кимеде, бер вакыт бөтенләй сыйныфларга укучылар җыя алмадык. Әти-әниләр: «Татарча укыту нәрсәгә кирәк ул? Институтка укырга кергәндә авырга төшә, математикаларны татарча өйрәнү кирәкми», – дия башлады. Өйдән-өйгә йөреп, үгетләргә – тырышып эшләгәнебезне, ике телне дә яхшы өйрәтүебезне аңлатырга туры килде.

Хәзер инде, шөкер, балаларын тагын теләп укырга бирәләр. Хәтта, әйтик, әтисе рус, әнисе татар булган гаиләләрдә дә баланың ике телне дә камил белүен телиләр. «Гимназиядә укытучылар да башка, атмосферасы да яхшы», – дигән җылы сүзләр әйтәләр.
– Ә укыту процессына килсәк?
– 1998-1999нчы елларда яңа технологияләр кертелә башлады. «Школа 2100», «Школа 2000», «Рекорд» методикалары, Занков системасы, Зайцев методикасы, Эльконин-Давыдов системаларыннан берсен сайларга кирәк иде. Барысы белән дә эшләп карадык, чагыштырдык. Авторлар үзләре килеп, безне укытты. Иң туры килгәне – Эльконин-Давыдов булды.

Гимназиябездә аның укучысы, профессор Әхмәт Рәхимовның технологиясен гамәлгә кертү буенча эксперименталь база мәйданчыгы булдырылды. Иҗади үсеш буенча дәреслекләрне бездә сынап карадылар. Дәреслек авторларының фәнни мәктәбе дә бездә эшләде.

Мин классым белән Вил Казыйхановның әхлак дәресләрен үткәрдем. Татарстан гына түгел, Башкортстан, Пермь өлкәсеннән бик күп укытучылар килә иде. Дәресләрем ачык булды. Һәр көнне диярлек 10-15ләп кеше утыра иде, кайвакыт урын җитмичә, ишекне ачып, коридордан басып карыйлар иде. Аннары яныма килеп, берничә мәктәп директоры үзенә эшкә чакырды. Мин, билгеле, баш тарттым.


– 30 ел эчендә әти-әниләр ничек үзгәрде?
– Элегрәк әти-әниләрнең мәктәпкә, укытучыга хөрмәте ныграк, ярдәме күбрәк иде. Дөрес, мин үземә карата начар мөнәсәбәт булганын хәтерләмим, һәрчак уртак тел таптык. Вил Казыйхановның әхлак дәресләрен үткәргәндә кунакка чакыру гадәте бар иде. Гаилә белән чәй табыны артында таныша идек.

Укуга мөнәсәбәт тә башка – нык басым ясау иде. Хәзер күбрәк түгәрәкләргә йөртәләр, музыка, спорт, сәнгать белән шөгыльләнгәннән соң, кайбер балаларның хәтта дәрес әзерләргә вакыты да калмый, нагрузка зур.
– Аның каравы, балалар мәктәпкә кергәндә укый, саный белә, әзерлеклерәк түгелме?
– Чыннан да, балалар беренче класс программасын үтәп диярлек киләләр. Тик уку дәверендә әзерлек кенә җитми, белемнәрне тагын үзләштерергә кирәк. Фикерли, уйлаганын әйтә белү, төрле ситуацияләрдән чыга белү мөһим. Күпме күзәтәм, укый-яза белмәгән балалар да ел дәвамында әзерлекле килгәннәрне куып тота, узып та китә.
– Тыңлый белү дә кирәктер?
– Әйе, хәзерге балаларга күп тапкыр кабатларга туры килә. Игътибарлылык җитми, чөнки күңелләре телефонда, компьютерда. Өйдә экранга карап утырган бала шундук сизелә – ул дәрестә дә таркау, игътибарын туплый алмый.
– Хәзерге укучылар белән эшләү авырракмы?
– Алар телефон, компьютерны яхшы белә, берәр программам эшләмәсә, мине дә өйрәтәләр. Шаулы булсалар да, бик сөйкемлеләр, матур, ягымлы сүзләр әйтәләр, заманча сүзләр белән мактап та куялар, көтмәгәндә күчтәнәч тә китереп бирергә мөмкиннәр. Үз сүзләрен әйтә беләләр, кыюлар. Миңа алар белән эшләү кызыклырак.


– Сезнең хакта «көчле укытучы» диләр.
– Бездә бар укытучылар да көчле. Иң мөһиме – мин тырышлыкка өйрәтәм. Эшкә сәгать ярым алдан киләм. Балалар да шактый иртә килә. Килү белән кабатларга тотыналар. Беренче класстан ук шулай эшлибез. Яныма тезелеп сөйлиләр.

Аннары өй эше бирәм икән, барысыннан да сорыйм. Кайвакыт тәнәфестә дә тыңлыйм, тикшерәм. Бала сөйләгәндә ничек инде аны тыңламыйсың?! Зур сыйныфларга киткән балаларның әти-әниләре дәрес әзерләргә өйрәткәнем өчен рәхмәт әйтә. Мин үземне йомшак укытучы димәс идем, шулай да таләпчән булсам да, укучыларым яныма килеп: «Без Сезне яратабыз», – диләр.
– Үскәч уңышка ирешсен өчен балада нинди сыйфатлар булуы мөһим?
– Беренче чиратта төпле белем. Икенчедән, кыюлык, хәтта бераз әрсезлек, үз сүзеңне әйтә белү, дияр идем. Шундый кешеләргә һәрвакыт сокландым, чөнки үзем читенсенә идем.
– Үзегезне кыюсыз дисез, тик ачык дәресләр бирү өчен кыюлык кирәк бит.
– Анысы шулай, эштән курыкмый торган кыюлык бар миндә.
– Күп укытучылар кәгазь эше, хисаплар күп булудан зарлана.
– Әйе, күп. Яшь барган саен аңа вакыт та күбрәк китә. Элек бер калын дәфтәр тематик план, бер юка дәфтәр атналык план җитә иде. Аның каравы, элек күрсәтмә әсбаплар юк иде, төннәр буе карточка, плакатлар ясадым. Ә хәзер интерактив такта бар, аңа интернеттан кирәк икән татарча җырын, кирәк икән әкиятен, рәсемен, киносын табып күрсәтәсең, зарядканы да шулай ясыйбыз, ул яктан нык рәхәт.
– Мавыгуларыгыз турында да сөйләгез әле.
– 15 ел эштән бушаган вакытта бәйрәмнәр алып бардым. Туйлар гына 100дән артык булгандыр. Чыбыксыз телефон аша ишетәләр дә килеп үткәрергә сорыйлар. Еш булмаса да ризалашам.
– Нәрсәдән башланды Сезнең тамада булуыгыз?
– Үзебездә эшләгән яшь укытучыга кияү димләдем дә, алар туйларын үткәрергә чакырды. Шигырьләр дә сөйләдем, кызыклы уеннар да уйнаттым. Үзем алып бардым да, үземә ошады (көлә). Хәзер дә чакыручылар бар. Туйларда халкыбызның бөтен йолаларын тиешенчә, төпле итеп үткәрә идек, ә хәзер яшьләрнең бәйрәмнәре, кызганычка каршы, эчтәлекле түгел.
– Гаиләгез турында да әйтеп үтсәгез иде.
– Ике улым, дүрт оныгым бар. Алар үз гаиләләре белән башка шәһәрләрдә яши. Үз эшләре бар.
– Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз, Җәмилә Зарифулловна! Исәнлек-саулык телибез, укучыларыгыз акыллы, әти-әниләр ярдәмчел, аңлый торган булсын!


укытучылар көне

Нет комментариев