Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
01 кисәтә

Балаларга янгын турында

Ут - бик кур­кы­ныч көч. Аны җи­ңү өчен бил­ге­ле бер бе­лем һәм кү­нек­мә­ләр ки­рәк. Әл­бәт­тә, һәр­кем­нең ба­тыр­лык эш­ли­се ки­лә, лә­кин ян­гынн­нан җит­ди зы­ян кү­рү­ең дә их­ти­мал. Шу­ңа кү­рә ян­гын­ны ял­гы­зың гы­на җи­ңәр­гә ты­рыш­ма. Исең­дә тот: ке­ше өчен иң ка­дер­ле­се - аның го­ме­ре.Ян­гын чык­кан икән, бик ка­дер­ле бул­са­лар да, әй­бер­лә­рең­не, ки­тап-уен­чык­ла­рың­ны...

Ут - бик кур­кы­ныч көч. Аны җи­ңү өчен бил­ге­ле бер бе­лем һәм кү­нек­мә­ләр ки­рәк. Әл­бәт­тә, һәр­кем­нең ба­тыр­лык эш­ли­се ки­лә, лә­кин ян­гынн­нан җит­ди зы­ян кү­рү­ең дә их­ти­мал. Шу­ңа кү­рә ян­гын­ны ял­гы­зың гы­на җи­ңәр­гә ты­рыш­ма. Исең­дә тот: ке­ше өчен иң ка­дер­ле­се - аның го­ме­ре.Ян­гын чык­кан икән, бик ка­дер­ле бул­са­лар да, әй­бер­лә­рең­не, ки­тап-уен­чык­ла­рың­ны сак­лап ка­лыр­га ом­тыл­ма, үзең һәм ту­ган­на­рың ту­рын­да кай­гырт.

*Тө­тен исе сиз­сәң яки ут күр­сәң, ян­гын­ның ка­ян чы­гу­ын ча­ма­лар­га ты­рыш һәм ки­чек­мәс­тән ян­гын сүн­де­рү хез­мә­те­нә шыл­ты­рат. Үзе­ңә кур­кы­ныч яна­ма­са, өй те­ле­фо­нын­нан хә­бәр би­рер­гә дә бу­ла. Иң ях­шы­сы - шун­да ук фа­тир­дан чы­гып ки­тү, ан­на­ры 01 хез­мә­те­нә шыл­ты­ра­тыр­га, ян­гын ту­рын­да зур­лар­га хә­бәр итәр­гә ки­рәк.

* Ян­гын сүн­де­рү­че­ләр­гә те­ле­фон аша үз ад­ре­сың­ны: ура­мың­ны, йор­тың­ны, фа­ти­рың­ны тө­гәл әй­тер­гә, исем-фа­ми­ли­яң­не, нин­ди но­мер­дан шыл­ты­ра­ту­ың­ны ачык әй­тү мө­һим.Ты­ныч та­выш бе­лән, ашык­мый сөй­лә.

* Дис­пет­чер­ның бар­лык со­рау­ла­ры­на җа­вап би­рер­гә ты­рыш. Ул йор­тың яны­на ки­лер­гә кай­дан уңай­лы­рак бу­лу­ын, ян­гын­ның ни­чән­че кат­та чы­гу­ын, до­мо­фон ко­дын һ.б. со­рар. Сез сөй­ләш­кән ара­да ян­гын сүн­де­рү­че­ләр ин­де юл­га куз­гал­ган, ә өс­тә­мә мәгъ­лү­мат­ны алар­га дис­пет­чер хә­бәр итә­чәк.

* Дис­пет­чер­дан ал­га та­ба ниш­ләр­гә ки­рәк­ле­ген со­ра. Аның җа­ва­бын дикъ­кать бе­лән тың­ла һәм ул куш­кан­ча эш­лә.

*Янә­шәң­дә карт­лар яки кеч­ке­нә ба­ла­лар бул­са, алар­га кур­кы­ныч урын­нан ки­тәр­гә бу­лыш.

*Ян­гын чык­кан­да әти-әни­ең бе­лән өй­дә икән­сең, алар­ның ки­ңәш­лә­рен тың­ла. Оныт­ма: кө­тел­мә­гән хәл­дә һәр ке­ше, хәт­та өл­кән­нәр дә юга­лып ка­лыр­га мөм­кин. Өл­кән­нәр­не тың­лап, алар куш­кан­ны үтә­вең - зур яр­дәм бу­ла.

* Ян­ган би­на­дан чык­кан­да ишек­не ях­шы­лап яп, бу 10-15 ми­нут ва­кыт отар­га яр­дәм итә­чәк, якын­на­ры­ңа һәм күр­ше­лә­ре­ңә өй­дән чы­гу өчен шул ва­кыт җи­тә.

*Тө­тен та­рал­ган ко­ри­дор аша хә­рә­кәт ит­кән­дә, кулъ­яу­лык яки ки­ем аа­ша су­лар­га ты­рыш. Мөм­кин­лек бул­са, ты­гыз юеш ту­кы­ма бөр­кән. Чык­кан­да ие­леп яки үр­мә­ләп ба­рыр­га ты­рыш. Ишек тот­ка­ла­ры­на, бас­кыч кул­тык­са­ла­ры­на­то­ты­нып чык. Исең­дә тот: ян­гын ва­кы­тын­да лифт­тан фай­да­ла­ныр­га яра­мый.

*Өс­те­ңә ут өер­мә­се ки­лә икән, җә­һәт ке­нә идән­гә ят, ба­шың­ны кул­ла­рың яки ки­е­мең бе­лән кап­ла, су­лыш ал­мас­ка ты­рыш.

*Чы­гар­га мөм­кин тү­гел икән, ка­бат фа­ти­ры­ңа кер, ишек­не ях­шы­лап яп, ярык­лар­ны һәм вен­ти­ля­ция ти­шек­лә­рен мөм­кин бул­са юеш ту­кы­ма бе­лән кап­ла һәм кот­ка­ру­чы­лар кил­гә­нен көт.

Шу­ны бел:ян­гын сүн­де­рү­че­ләр­не бер сә­бәп­сез - ша­я­рып яки кы­зык итеп ке­нә ча­кы­ра­сың икән янгын сүн­де­рү­че­ләр­нең һәм кот­ка­ру­чы­лар­ның кем­не­дер чын һә­ла­кәт­тән кот­ка­рыр­га со­ңа­ру­ла­ры их­ти­мал. Ян­гын сүн­де­рү­че­ләр­не ял­ган ча­кы­ру за­кон­ны бо­зу са­на­ла һәм әти-әни­е­ңә штраф тү­ләр­гә ту­ры ки­лә­чәк.

Ре­нат БӘД­РЕТ­ДИ­НОВ,

Үзәк районы буенча ян­гын кү­зәт­че­ле­ге бү­лек­чә­се баш бел­ге­че.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X