«Ватанны саклаучы» федераль оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе Эльвира Мифтахова махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләде.
Чаллыда махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре белән өч районда 10 социаль координатор эшли. 3 елда СВО ветераннарыннан 13625 мөрәҗәгать кергән. Аларның 13608е каралган. 17се буенча эшләр алып барыла.
«Ватанны саклаучы» оешмасы хәрби операция ветераннарына, аларның гаиләләренә социаль, медицина ярдәме күрсәтә. Хәбәрсез югалган шәһәрдәшләрне эзләүдә булыша.
Эльвира Мифтахова әйтүенчә, Чаллыда махсус хәрби операциядән кайткан ир-егетләрнең 84,6 проценты эшкә урнаштырылган. 1,5 проценты тернәкләндерү курсы үтә, 13 проценттан артыгы сәламәтлеге чикле сәбәпле эшкә урнаша алмый.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев район башлыкларына махсус хәрби операциядән кайткан кешеләр турында тулы мәгълүмат булдырырга кушты. «592 хөрмәтле ир-егет хәрби бурычын үтәп кайтты. Бездә аларның сәламәтлеге, эш белән тәэмин ителеше – барлык проблемалары турында тулы мәгълүмат булырга тиеш», – диде ул.
Нет комментариев