Чаллының социаль хезмәткәре  XV Бөтенроссия бәйгесендә җиңде
Яңалыклар тасмасы

Чаллының социаль хезмәткәре XV Бөтенроссия бәйгесендә җиңде

Анда 3615 хезмәт җибәрелгән иде.

Финалга Россия федерациясенең 37 субъектыннан 798 кеше чыкты.  55 кеше төрле номинацияләрдә җиңде. Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы кысаларында Сочида социаль хезмәткәрләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. 
Илебезнең иң яхшы һөнәр ияләрен РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков котлады. «Авыр хәлдә калган йөкле хатынкызларга социаль хезмәт күрсәтүдә иң яхшы практика» номинациясендә «Ышаныч» социаль үзәге хезмәткәре Альмира Зарипова өченче урын яулады. 
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды


җиңүче Социаль яклау

Нет комментариев