Зөһрә Вәлитова автор яңалыклары
-
Әлифба бәйрәме
Бүген 18нче мәктәпнең 1 А сыйныфында Әлифба бәйрәме булды. Чарага укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары да килгән иде.
-
Чаллыда - «Язгы каникуллар» профилактик чарасы
Шәһәр ЮХИДИ бүлеге 23 марттан 5 апрельгә кадәр «Язгы каникуллар» дип аталган профилактик чара үткәрә. Акөия каникуллар вакытында балаларның юл-транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан уздырыла.
-
«Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесе хезмәткәрләре агачларны кисү белән шөгыльләнәләр - ФОТОлар
Шәһәрнең һәр районында агачларга санитар һәм форма ясаучы аерым бригада эшли. Алар көненә 150 агач кисәләр.
-
Карабодай да, шикәр дә, дәфтәр дә җитәрлек
Бераз югалып торганнан соң, ниһаять, кибет киштәләрендә шикәр комы белән карабодай ярмасы барлыкка килде. Бәяләре артты, әлбәттә. Әнием әйтмешли, кирәкнең кыйммәте юк, кыйбат булса да аласың инде.
-
Махсус комиссия 18нче мәктәптәге ашханәдән канәгать калдымы?
Социаль челтәрләрдә әти-әниләр мәктәп ашханәләрендә начар ашаталар дип гел зарланалар. Шуңа күрә шәһәр администрациясе мәктәп ашханәләренә тикшерү белән чыга.
-
Язгы бозга ышанмаска кушалар - ВИДЕО
Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә Түбән Кама ГЭСы астындагы плотинаның түбән бьефына игътибарны юнәлтергә кушты. Ул узган атнада Мәләкәс елгасында булган бәхетсезлек очракны искә төшерде. Анда ир-ат үзенең кар машинасы белән боз астына төшеп китте.
-
Шигърият көненә багышланган конкурста 4нче мәктәп укучылары сынатмады
«КАМАЗ» мәдәният сараенда Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Сүзләр музыкасы» дип исемләнгән конкурс узды. Анда шәһәребезнең сәнгатьле сөйләү буенча осталары җыелды.
-
«ЯбалаК»та белемнәрен тикшерделәр
Шәһәрнең 4нче мәктәбендә 3-4 сыйныф укучылары арасында татар телендә комплекслы олимпиада үтте.
-
Чаллыда ОРВИ, грипп белән авыручылар бармы?
Узган атнада Чаллыда ОРВИның 1883 очрагы теркәлгән. Грипп очраклары юк.
-
«Берләшик»тә – театр яратучылар
Татар спектакльләрен Чаллы дәүләт драма театры артистларынан тыш укучылар да яратып куя. 4нче мәктәптә «Берләшик» театр студиясе эшләп килә. Аларның эшчәнлеге белән без дә танышып кайттык.
-
Светлана Никитина: «Өемдә бер меңнән артык чәчәк үрентесе үстерәм» - ВИДЕО
Шәһәрдәшебез Светлана Никитинаның фатиры оранжереяны хәтерләтә. Аның бер бүлмәсендә тулысынча үрентеләр үсә. Аларның монда ниндиләре генә юк. Һәрберсе аерым савытка утыртылган, язуы да бар. Үрентеләрнең күпчелеге чәчәкләр. 800 төп петуниясе генә бар аның.
-
Татар теле буенча комплекслы олимпиада җиңүчеләре билгеле - ВИДЕО
«Ябалак» татар телендә муниципаль фән олимпиадасында 3нче сыйныфлар арасында дүрт җиңүче булды.
-
Олимпиада эшләрен урында ук тикшереп тә бирделәр - ФОТОЛАР
Шәһәрнең 4нче мәктәбендә 3-4 сыйныф укучылары өчен татар теленнән комплекслы олимпиада үтте.
-
«Делопуты» командасы «Тяп-ляп»ны җиңде
Поташов исемендәге көллияттә «Чын белемнәр» интеллектуаль-танып белү уенының сайлап алу туры узды.
-
Бүген «КАМАЗ» мәдәният сараенда 9нчы сыйныф укучысының күргәзмәсе оештырыла
Бүген 17 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Яңа исемнәр» яшь талантлар конкурсы стипендиаты Анастасия Сергеева күргәзмәсе узачак.