Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Язгы бозга ышанмаска кушалар - ВИДЕО

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә Түбән Кама ГЭСы астындагы плотинаның түбән бьефына игътибарны юнәлтергә кушты. Ул узган атнада Мәләкәс елгасында булган бәхетсезлек очракны искә төшерде. Анда ир-ат үзенең кар машинасы белән боз астына төшеп китте.

Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, елгада боз китү апрельнең беренче декадасында фаразлана. Бу вакыт гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен иң тынгысыз булып санала. Алар һәр көн боз калынлыгын үлчәргә чыгалар. Бүгенге көндә ул 60 см тәшкил итә. 

– Язгы кояш карап, көннәр җылыта башлауга ук, балыкчылар белән әңгәмәләр, профилактик чаралар алып барабыз.  Язгы боз тиз чатнаучан була, су астына төшеп киткәнеңне сизми дә каласың. Су объектларында батып үлү очраклары булмасын өчен кешеләр күпләп бозга чыга торган урыннарда вакытлыча коткару постларын оештырабыз. Алар тәүлек буе эшли. Шуларның берсе Түбән Кама ГЭСы астындагы плотинаның түбән бьефында. Моннан тыш, иң куркыныч урыннар булып Яр буе паркы каршында Шилнә елгасы Камага кушылган җир, Навигатор көймә станциясе янында, ГЭС бистәсенең 10/70 йорты каршысында Мәләкәс елгасы, Тукай районының Боерган авылы янындагы сулыклар санала, – ди ГИМСның дәүләт инспекторы Зиннур Мостафин. 

Шулай да балыкчыларны берни дә куркытмый. Мәләкәс елгасында уннан артык балыкчы утыра. Анатолий Попов биредә 50 елдан артык балык тота. 

– Бүген әллә ни балык эләкмәде. Гадәттә, монда алабуга һәм сорожка балыклары була. Иң зур балыкны былтыр тоттым – ул 5 кг чуртан иде. Быел исә 3 кг кадәр тотканым булды. Хәзер әле куркыныч түгел, боз бик калын. Язгы бозга килгәндә, чынлап та, сак булырга кирәк. Мин белгән җирдә генә тотам. Агым суда, Камада тотарга ярамый, елга кузгалса, боз белән үзеңнең дә китүең бар, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев