Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда - «Язгы каникуллар» профилактик чарасы

Шәһәр ЮХИДИ бүлеге 23 марттан 5 апрельгә кадәр «Язгы каникуллар» дип аталган профилактик чара үткәрә. Акөия каникуллар вакытында балаларның юл-транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан уздырыла.

Акция барышында балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү, ата-аналар җыелышларында катнашу, «Бала – иң мөһим пассажир» чарасы кысаларында пассажир балаларны йөртүне тикшерү кебек чаралар каралган.

2022 елның ике ае эчендә Татарстан Республикасында 41 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 2 баланың гомере өзелгән һәм 42 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. 

Чаллыда исә гыйнвар-февраль айларында 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 1 бала һәлак булган һәм 11 бала  төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. 10 юл-транспорт һәлакәтендә балалар җәяүлеләр ролендә булган, аларның икесе үзләренең саксызлыгы аркасында килеп чыккан.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, шәһәрдә балигъ булмаганнар катнашында юл һәлакәтләре саны 7 процентка кимегән.

РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 12 яшькә кадәр балаларны машинаның алгы утыргычында, 7 яшькә кадәр балаларны арткы утыргычында бары тик махсус тотып тору җайланмаларыннан файдаланып башкарылырга тиеш.  Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен тотып тору җайланмасын 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны җиңел машиналарда йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча актив эш алып баралар. Мәсәлән, 2021 елда автоинспекторлар шундый 13 меңнән артык хокук бозу очрагын кисәткән, 2022 елның 2 аенда 1,5 меңнән артык хокук бозу очрагы теркәлгән. Әлеге хокук бозу өчен өч мең сум күләмендә штраф каралган.
Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат профилактик эш алып бару өчен ул йөри торган белем бирү оешмасына тапшырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев