Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Махсус комиссия 18нче мәктәптәге ашханәдән канәгать калдымы?

Социаль челтәрләрдә әти-әниләр мәктәп ашханәләрендә начар ашаталар дип гел зарланалар. Шуңа күрә шәһәр администрациясе мәктәп ашханәләренә тикшерү белән чыга.

Чираттагысы 18нче мәктәптә булды. Бирегә шәһәрнең белем бирү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин килде. 

– Комиссия килгәндә 3-4нче сыйныф укучылары икенче тапкыр ашыйлар иде. Балаларга меню буенча балык ашы, ипи, компот һәм печенье каралган иде. Аш кайнар, икмәк йомшак – кунаклар бездәге көндезге аш белән бик канәгать калдылар, – ди мәктәп директоры Наил Гайнуллин. 

Иртәнге ашка әлеге укучыларга салат, ботка белән сосиска ашатканнар.

Тикшерүчеләр ашамаган азык калдыкларын да караган. Бу мәктәптә ул 3 процент тәшкил иткән.

 – Бу бик яхшы сан. Бер атна элек безне санэпидстанция дә тикшереп киткән иде, аларның да безгә карата кисәтүләре булмады. Кичәге тикшерүчеләр дә рәхмәт әйтеп киттеләр, – диде Наил Заһидуллович.

18нче мәктәптә барлыгы 951 бала укый, шуларның 830 мәктәп ашханәсендә түләп ашый, 71 бала күпбалалы гаиләдән һәм 9 инвалид бала бушка туклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев