Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Олимпиада эшләрен урында ук тикшереп тә бирделәр - ФОТОЛАР

Шәһәрнең 4нче мәктәбендә 3-4 сыйныф укучылары өчен татар теленнән комплекслы олимпиада үтте.

Матур чара "Мизгел" бию коллективының чыгышыннан башланып китте. Алар барлык җыелганнарга матур биюләрен тәкъдим иттеләр. Соңыннан 4нче мәктәп директоры Айрат Асаинов кунакларны сәламләп, олимпиада язуда барлык укучыларга уңышлар теләде. Моннан тыш Чаллы мәгариф идарәсенең баш белгече Алена Абишева да әлеге олимпиаданың мөһимлегенә басым ясады. 

Олипиадада шәһәрнең төрле мәктәпләреннән җыелган 55 укучы катнашты, шулар арасында 2нче, 4нче, 7нче, 12нче, 18нче, 52нче, 54нче, 64нче мәктәпләре һәм 29нчы гимназиясеннән дә балалар бар иде. Комплекслы олимпиада кысаларында укучылар татар теленнән, математикадан һәм әйләнә-тирә мохиттән биремнәр эшләделәр. 

Олимпиаданың үзенчәлеге шунда - укучыларның эшләрен берничә минут эчендә шунда ук тикшереп бирәләр. Эшләрне махсус - тест эшләрен тикшереп бирә торган программа аша мәктәп директоры белән аның урынбасары тикшерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы