Шигърият көненә багышланган конкурста 4нче мәктәп укучылары сынатмады
«КАМАЗ» мәдәният сараенда Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Сүзләр музыкасы» дип исемләнгән конкурс узды. Анда шәһәребезнең сәнгатьле сөйләү буенча осталары җыелды.
4нче мәктәпнең «Берләшик» театр студиясенә йөрүче Әмир Гыйләҗев белән Ралиф Хаҗиев I дәрәҗә лауреатлар булдылар.
Әлеге егетләр «Без бергә» республикакүләм яшь талантлар фестиваль – конкурсында да I I дәрәҗә лауреат исеменә ия булдылар.
Малайларның һәм аларның җитәкчесе Наҗия Хөсәенованы котлыйбыз! Алга таба да уңышларга ирешергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев