Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Акча дигәндә...

Чара күрмәсәгез, битегез кызара башлап, эчкече кыяфәтенә керүегез ихтимал”, – дигәннәр. Әлбәттә инде, моны булдырмас өчен чараларны шушы салонда башкарачаклар икән.

Акча дигәндә...

Якын дустыма матурлык салоныннан чылтыратып, бушлай бит чистарту процедурасына чакырганнар. Билгеле инде, барган ул. Битенә крем сөртеп ятып торырга кушканнар. Дустым нәрсә сөрттегез дип никадәр генә төпченсә дә, анык җавап бирүче булмаган. Аннан соң: “Сездә картаю процессы башланган. Чара күрмәсәгез, битегез кызара башлап, эчкече кыяфәтенә керүегез ихтимал”, – дигәннәр. Әлбәттә инде, моны булдырмас өчен чараларны шушы салонда башкарачаклар икән. Бәясен дә әйткәннәр: 100 мең сумнан артыграк. Дустым аның кадәр акчам юк дигәч, кредит алырга кушканнар. Имеш, картаю процессы бик тиз барып, бит тиресе нык үзгәрәчәк икән. Дустым миңа борчылып, нишлим икән дип чылтыратты. Былтыр мин дә теш табибына барып тешемне алдырткач, стоматолог ханым шул урынга бик кыйммәтле теш куйдыртырга тәкъдим итте. Алдагы теш тә түгел иде югыйсә. Мин ык-мык килеп торгач: “Акчагыз булмаса кредит алыгыз”, – дип киңәш бирде дорфа гына. Нык кимсенгән идем шул вакытта.

Лия ХАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев