Роспотребнадзор пик вакытында җәмәгать транспортында йөрмәскә кушты
Яңалыклар тасмасы

Роспотребнадзор пик вакытында җәмәгать транспортында йөрмәскә кушты

Бу сезонлы кискен респиратур авыруларның артуы белән бәйле.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, кешеләр күп җыелган һәм салон эче ябык булганда, вируслы инфекцияләр, шул исәптән грипп таралу куркынычы шактый арта. Зарарлану ихтималын киметү өчен, пассажирларга шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә: чирләр арткан чорда гигиена битлекләре һәм перчатка кияү,  җәмәгать транспортыннан чыккач кулларны антисептик яки антибактериаль дымлы салфеткалар белән сөртү зарур. 
Перевозчикларга исә салоннарны дезинфекция чаралары белән юарга, җилләтү һәм кондиционерлауны эшләтергә, шулай ук шоферларның сәламәтлеген күзәтергә киңәш ителә. Авыру билгеләре ачыкланган очракта, аларны эшләтмәскә  тиешләр.
Узган атнада Россиядә 734 мең ОРВИ, грипп һәм COVID-19 очрагы теркәлгән. Бу алдагы атна күрсәткеченнән 33,8% ка артык. Узган атнада Татарстанда 12 меңнән артык ОРВИ һәм грипп очрагы теркәлгән. Бу эпидемия чигеннән 16,1% ка һәм узган елның шул чоры күрсәткечләреннән 20,8%ка түбән. Республикага гриппка каршы 342,9 меңнән артык вакцина дозасы кайткан инде.
 


чир авыру сәламәтлек

Нет комментариев