Чаллы кешесе көнкүреш вагоны алам дип акчасын югалтты
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кешесе көнкүреш вагоны алам дип акчасын югалтты

Җинаять эше кузгатылган.

Чаллыда яшәүче 59 яшьлек ир-ат  мошенниклар корбаны булды. Ул дачасына көнкүреш вагоны алырга булган һәм бушлай игъланнар сайтында тиз генә туры килгән вариантны тапкан. Сатучы белән сөйләшүләр уңышлы узган. Бәясен килешкәч, Чаллы кешесе күрсәтелгән исәп-хисап счеты 140 мең сум акча күчергән. 

Аннары ир-ат вагончик-бытовканы кайчан алырга мөмкин булуы белән кызыксынган, әмма сатучы җавап бирмәгән. 
Зыян күрүченең гаризасы буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 


акча сак булыгыз: мошенниклар

Нет комментариев