Наил Мәһдиев иң яхшы мэрлар исемлегенә керде
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев иң яхшы мэрлар исемлегенә керде

2026 елның август-сентябрь айлары нәтиҗәләре буенча Чаллы мэры Наил Мәһдиев Милли рейтингта 10 нчы урынны били.

«Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге Россиянең 88 шәһәре башлыклары: төбәк җитәкчеләре һәм эре  финанс-сәнәгать үзәкләре эшчәнлегенә багышланган чираттагы тикшерү нәтиҗәләрен игълан итте. Мәһдиев иң нәтиҗәле җитәкчеләрнең беренче төркем рейтингына керде.

Исемлекне Мәскәү мэры Сергей Собянин җитәкли, аннан соң Санкт-Петербург башлыгы Александр Беглов һәм Грозный мэры Хәс-Мәгомед Кадыйров килә. Дүртенче урында — Казан мэры Илсур Метшин. 
Ел башында Наил Мәһдиев 19 нчы урында булса, язга ул 15 нче баскычка күтәрелде, ә җәйге чор йомгаклары буенча беренче унлыкка керде. 
 


Чаллы мэры рейтинг

Нет комментариев