Яшеренү урыннары ябык
Хатлар яздым утырып

Яшеренү урыннары ябык

Бер төндә ракета һөҗүме куркынычы сәбәпле, шактый озак сирена кычкырды.

Минем башымнан мең төрле уй узды. Ярый инде подъезд янында «Укрытие» дип язылган тимер ишек бар. Әмма ул бикле. Ачкычының кайда, кемдә икәнлеген беркем дә белми.
Ачкыч булган очракта, анда кешеләр өчен уңайлыклар бармы? Әллә су яисә таракан тулы подвал гынамы? Еш кына ишегалларына кулланылышта булган диван, канәфиләр чыгарып куялар. Аларны бит подвалга төшереп куярга да була. Балалы кешеләр шунда утырыр иде. Әлбәттә, андый авыр хәлләрне күрергә Аллаһ насыйп итмәсен, әмма әзер булып тору комачауламас иде.
Аннары кеше сирена тавышына игътибар итми башлады. Урамга чыгучылар бөтенләй булмады. Безнең халык әллә ышанмый, әллә курыкмый?!
Гөлзар Фәхретдинова 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хатларда тормыш

Нет комментариев