Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Әманәт (3 бүлек)

Әлеге язманың 2 бүлеген түбәндәге сылтама аша укый аласыз. Ясминәнең еллар артында күмелеп калган өмет-хыялларын, уйларын кунак хатынның соравы бүлде: - Ясминә, инде бу фотоны нишләтерсез? Без бит Гөлчәчәк белән Таһирны урынга җайлап яткырганда, аның сул учын ача алмый аптырадык. Шундый йомарлап кыскан, шундый кыскан! Кулын җылы су белән чылатып,...

Әлеге язманың 2 бүлеген түбәндәге сылтама аша укый аласыз.

Ясминәнең еллар артында күмелеп калган өмет-хыялларын, уйларын кунак хатынның соравы бүлде:

- Ясминә, инде бу фотоны нишләтерсез? Без бит Гөлчәчәк белән Таһирны урынга җайлап яткырганда, аның сул учын ача алмый аптырадык. Шундый йомарлап кыскан, шундый кыскан! Кулын җылы су белән чылатып, сөлгегә чорнап тордык. Йодрыгын ачып җибәрсәк, кысып бөгәрләнгән синең шушы фото килеп чыкты.

Гөлчәчәк тагын еларга тотынды:

- Үлгәндә дә шул Ясминә дип үлгән инде Таһирым! Шул Ясминә генә, Ясминә генә аерды иремнән! - дип өзгәләнде ул.

Ясминә инәлүле күзләре белән Нәркизгә карады:

- Минем гаебем нидә соң? Мин бит соңгы күрешүдән соң аның белән башка очрашмадым да. Мин бит инде аны йөрәгемнән сызып аткан идем. Мин бит сезнең дустыгызны да, аларның гаилә хәлләрен дә белмәдем, очрашулар да эзләмәдем….

Кунаклар инде бик озак утырдык, дигәндәй, җыена башладылар. Ясминә һәр кунагын күчтәнәч белән озатырга күнеккән иде. Кунакларга да банкасы белән балын, быел гына киптергән шифалы, хуш исле үләннәрен сумкага җыйды да Нәркизгә тоттырды:

- Гөлчәчәккә тапшырыгыз. Әманәтеңне илтеп җиткердек, исән-сау терелсен, дип әйтегез!

Ерактан Таһирның әманәтен тапшырган мосафирлар китте. Кунаклар киткәч тә, Ясминә инде дистә еллар аны сөйгән кешенең куенында йөргән, саргаеп-бөкләнеп беткән сурәтне күкрәгенә кысты. Бу фотода Таһирның соңгы әманәте - олы мәхәббәте сакланадыр кебек тоелды. Шул чак радионы ачып җибәрде. Анда бәгырьне өзгәли торган моңсу тавыш:

Бер елганың ике ярыдыр без -

Мәңге-мәңге кавышалмый торган.

Мин - көн, син - төн!

Арабызны бәйләп

Сөю генә бара олы юлдан...

"Серле кунаклар килеп китүгә нәкъ бер атна икән бүген. Ничек икән Гөлчәчәкнең хәлләре? Әллә соң барып кайтыйммы икән, адресын калдырдылар бит. Бәлки ул үзенең бар хәсрәтләрен бушатыр?" - дип уйлады Ясминә. Кулы бер эшкә дә бармады. Күңеле белән нидер сизенде, аңа тагын ниндидер хәбәр булыр сыман иде. Иртәнге шулпаны куеп кына җибәргән иде, кесә телефоны шалтырады:

- Мин әле бу… мин идем… ни бит әле…

Телефонда ят хатын-кыз тавышы иде. Берара калтыравык тавыш өзелде.

- Мин инде! Таныдыңмы?

- Юк, гафу итегез, беренче ишетәм бу тавышны. Сез кем соң?

- Мин инде! - диде тагын ят тавыш. - Трубканың теге ягындагы ханым әйтер сүзләрен таба алмый кебек тоелды Ясминәгә. - Мин терелдем бит! Синең үләннәр килеште. Өстемнән әманәтем төште, күрәсең!

- Гөлчәчәк, синме бу, Гөлчәчәк? - дип чамалап алды хатын. - Чынлап та терелдеңме, җаным? И әйбәт булган, шулкадәр шат мин үләннәрем булышуга. Ничек шалтыратасы иттең соң?

- Ни бит әле… иттем инде… синнән гафу үтенәсем килде… Мин бит гомерем буе сиңа үлем теләп яшәдем, ә син… син бөтенләй башка икән… Нәркизләр сөйләде миңа… син башка икән! Таһир шуңа сине миңа караганда күбрәк яраткандыр…

Тавыш тагын өзелде…

Тынлыкны Ясминә бүлде:

- Карале, Гөлчәчәк, давай үзең дә килеп чык, и гөрләшербез, җаным!

Телефонда еламсырак тавыш кабат ишетелде:

- Син мине гафу итәсеңдер бит? Фотоңны нишләттең соң? Мин аны башта яндырырга уйлаган идем бит, яндырам дип шырпы сызганда, башым әйләнеп китте дә, аңымны җуйганмын… Бик каты авырдым мин, Ясминә. Сине яндырырга уйлаганга Ходай җәза бирде миңа. Нишләттең фотоны?

- Тора. Коръән эченә тыгып куйдым. Коръәнне ачкан саен, шуңа карап алам да, Таһирга да укыйм догаларымны, миннән разый булып ятсын бакыйлыкта, мине яратканы өчен!

Хатыннар вакыт егәрен дә онытып, телефоннан бик озак сөйләштеләр. Таһирның мәңгелек мәхәббәтен саклаган фото гына Коръән читеннән башын күрсәтеп, алар өчен сөенеп торды...

Гөлнур Айзат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев