Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Рухыбыз зәгыйфьләнде

Яшьләр телевизордан төрле үзәк каналлар буенча күрсәтелә торган "популяр" фильмнар карап, өйдә утыралар. "Универ", "Деффчонки" кебек, ачыктан-ачык әхлакый тотнаксызлыкны пропагандалаган мондый фильмнар яшьләребезне бүгенге көндә нәрсәгә өйрәтә ала соң? Егетләрне нәсел айгырлары роленә куеп, әле бер кыз, әле икенчесе белән мәхәббәт уены уйнату, кыланмышлары кылга сыймаган, бай кесәле ирләр "аулаучы"...

Яшьләр телевизордан төрле үзәк каналлар буенча күрсәтелә торган "популяр" фильмнар карап, өйдә утыралар. "Универ", "Деффчонки" кебек, ачыктан-ачык әхлакый тотнаксызлыкны пропагандалаган мондый фильмнар яшьләребезне бүгенге көндә нәрсәгә өйрәтә ала соң? Егетләрне нәсел айгырлары роленә куеп, әле бер кыз, әле икенчесе белән мәхәббәт уены уйнату, кыланмышлары кылга сыймаган, бай кесәле ирләр "аулаучы" кызларны экран геройлары итеп сурәтләү - болар хәзерге заман фильмнарының төп эчтәлегенә әйләнде. Тугрылык, хисләр сафлыгын чагылдырган әдәби-нәфис фильмнар экраннарыбызда кайчан барлыкка килә соң?

Бүгенге көндә авылларыбызда яшәүче, инде өлкән яшьтәге әти-әниләр, күрше-күлән егылып-бетеп, татар теленә тәрҗемә ителгән чит ил фильмнарын карыйлар. Кино вакыты җитә, дип, вак-төяк мәшәкатьләрен ташлап, телевизор каршына тезеләләр алар. Үз телендә булгач, исем-атамалары ук колакка ят булган экран геройлары өчен ут йотып, карый бирәләр.

Дәвамын "Шәһри Чаллы" газетасының 27нче февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев