Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Юллар, юллар...

М-7 юлыннан Минзәлә яклап яңа шәһәргә кергән юлны сират күпере белән чагыштыру бер дә ялгыш булмас. Берничә ел инде ул йөрерлек хәлдә түгел. Җитмәсә, ремонтлау нияте белән, күрәсең, үткән ел ук юлның бер кат асфальт өслеген кырып чыкканнар иде. Аннан машина белән үтү мең бәлагә әйләнде. Ташбака тизлеге белән генә...

М-7 юлыннан Минзәлә яклап яңа шәһәргә кергән юлны сират күпере белән чагыштыру бер дә ялгыш булмас. Берничә ел инде ул йөрерлек хәлдә түгел. Җитмәсә, ремонтлау нияте белән, күрәсең, үткән ел ук юлның бер кат асфальт өслеген кырып чыкканнар иде. Аннан машина белән үтү мең бәлагә әйләнде. Ташбака тизлеге белән генә үтмәсәң, машинаңны имгәтәсеңне көт тә тор. Кыштан соң юлдагы чокырларның зурлыгы һәм тирәнлеге коточкыч. Көннең якты вакытында әле бәла-казасыз үтәргә була, ә инде караңгыда - Аллаһы сакласын! Шуңа хәзер машиналар юл читеннән йөри башлады.

Быел Чаллыга юллар төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 1млрд сум акча бүленүе, шуның 660 млн сумы Сөембикә проспектын ремонтлауга, калган 240 млн сумы ремонт таләп ителгән башка юлларга тотылачагы турында газетада язылган иде. Яңартылачак юллар исемлегендә Минзәлә яклап яңа шәһәргә керү юлының да (2/11 юл чатыннан М-7 юлына кадәр) булуын белгәч, сөенеп тә куйган идем.

Ләкин әлегә бер үзгәреш тә сизелми. Җәйге чорда исә бу юлда хәрәкәт бермә-бер арта: шәһәр халкы бакчаларга йөри, табигатькә чыга, авылга кайта. Бәла-каза гына була күрмәсен инде.

Рәилә ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев