Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Апрельдә бакчада нинди эшләр көтә?

Апрель – бакчачы өчен җаваплы ай. Иң мөһиме – бакчадагы кар сулары җыелып торган урыннарны мөмкин кадәр тизрәк ерып җибәрергә кирәк.

Су җыелып тору кура җиләге, бакча җиләге һәм клематис өчен аеруча куркыныч.Бу айда тагын нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк соң?

* Ай башында бакча җиләге, роза, клематис, лилияләр өстеннән ылыс ботакларын алу мөһим. Чөнки каплаулар астында җылы булганлыктан, алар бик тиз уянып үсә башлый һәм суыклар әйләнеп кайткан очракта өши.

*  Бәрәңгене үрдерергә чыгарырга вакыт.

* Үсентеләрне чыныктыра башлагыз. Көннәр җылы торса, верандага, бакчага чыгарырга була.

* Җиләк-җимеш куакларын кисәргә, формалаштырырга кирәк. Моны кара карлыган, крыжовниктан башлагыз. Кызыл һәм ак карлыганның ботакларын кисмиләр. Бары корыган, картайган ботакларны гына чистартасы бар. Чия һәм сливаны кисәргә ашыкмагыз. Иң элек аларның кышны ничек чыгуын ачыкларга кирәк. Формалаштыру эшен көзен башкару дөресрәк. Бу киңәш алмагачка да кагыла.

* Бакча җиләген иртәрәк өлгертү өчен бер түтәлне генә булса да дуга ярдәмендә пленка яки ике кат лутрасил белән капларга мөмкин.

* Бакчаны язгы кыраулардан сакларга әзер торыгыз. Моның өчен үсемлек калдыклары, төтен шашкалары әзерләп куегыз. Язгы кыраулар җиләк-җимеш агачлары чәчәк аткан вакытны сагалый. Шулай ук төтен суыкка бирешүдән сакларга ярдәм итәчәк.

* Ай азагында грунтка кыраулардан курыкмый торган берьеллык чәчәкләр (космея, күкчәчәк, тырнак гөл, кашкарый) чәчәргә була. Башка чәчәкләрне (хәтта петунияне дә) турыдан-туры ачык грунтка чәчә аласыз. Әмма аларны кыраулардан саклау өчен пленка белән капларга туры киләчәк.

фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев