Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бакча җиләген иртә яздан, кар эреп бетүгә тукландыра башларга кирәк

Моны апрель урталарында эшлиләр. Бу вакытта җиләккә азотлы тукландыру кирәк.

– Һәр төпкә 0,5 әр литр эремә сибәләр. 10 литр суга бер шырпы кабы карбамид (мочевина) кушып эретеп сибәргә була. 

– Агач көлендә файдалы микроэлементлар күп була. Беренче чәчәк бөреләре күренүгә 100-150 грамм көлне 10 литр суда эретегез, һәр җиләк төбенә 0,5 литр сибеп чыгыгыз.

– Өченче тукландыру чәчәк ата башлагач башкарыла: 10 литр суга 5 г бор кислотасы кушалар. Болгатканнан соң азрак төнәтергә һәм җиләккә сибәргә кирәк. 

Ул җиләкнең тәмен яхшырта, бөҗәкләрне куркыта, гөмбәле авыруларны кисәтү чарасы булып та тора.

Нәтиҗәдә уңыш ике тапкыр арта. Уңышны җыйганнан соң бу процедураны тагын бер тапкыр кабатласагыз яхшы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт