Күпмегә?
2027 елның 1 сентябреннән федераль һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы студентларның стипендияләре 4 процентка индексацияләнәчәк.Бу хакта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Дмитрий Морковкин «РИА Новости»га хәбәр итте. Аның әйтүенчә, индексация аспирантларга, ординаторларга һәм стажерларга да кагылачак.
«Индексация күләме фаразланган инфляция нигезендә планлаштырылган. 2028-2029 елга шулай ук бюджетка дүрт процент индексация салынган», – диде ул. Эксперт әйтүенчә, индексация федераль һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына гына түгел, ә аспирантларга, ординаторларга һәм ассистент-стажерларга да карала. 2027 елда стипендия белән тәэмин итүгә якынча 119,1 миллиард сум каралган.
Нет комментариев