Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Июльдә бакча эшләре

Июль бакчачыга, эш һәм мәшәкатьләрдән тыш, беренче мул уңыш та бүләк итә. Бакчадагы эшләр алдагы айныкына охшаш – чүп үләннәре һәм корткычларга каршы көрәшү, үсемлекләрнең төпләрен йомшарту, өстәмә тукландыру, су сибү.

* Ай башында җиләк-җимеш агачларын өстәмә тукландырыгыз. Аеруча уңышы мул булган агачка ярдәм кирәк. Көннәр коры торса, тукландырыр алдыннан, мул итеп су сибегез. 

* Бакча җиләге өлгерде. Иң эре җиләкле төпләрне ачыклап, билгеләп куегыз. Җиләкләрне зурайту өчен, мыекчаларны нәкъ шул төптән алырга тырышыгыз. Җиләк биреп бетергәннән соң, үсемлекләрне эшкәртеп, төпләрен йомшартып чыгарга кирәк. 

* Помидор төбен өегез, бу аның ян тамырчалары үсүгә ярдәм итәчәк. Ян сабакчаларын даими өзеп тору уңыш бирүчәнлеген тизләтә. 

* Ташкабак, патиссонның сабаклары котырып үссә, төп сабакның – очын, яфраклары куе булса, берничәсен өзәргә кирәк. Һава йөрмәгәнлектән, ташкабак чери башларга мөмкин. 

* Сарымсакның чәчәк чукларын өзегез, югыйсә аның төбе тиешенчә үсә алмаячак.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев