Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Помидорларны тукландыру

Тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина помидорлар өчен тукландыру ысулы турында сөйли.

– Помидорларда буш чәчәкләр булмасын, чәчәкләре коелып, уңышы азаймасын өчен бик яхшы бер тукландыру ысулы бар. 10 литр җылымса суга 0,5 чәй кашыгыннан күбрәк итеп бор кислотасы (аерым савытта кайнар суда эретеп кушасы), 10 тамчы йод, 1 литр сөт салып болгатасы. Шушы катнашманы сиптергеч белән помидор үсентеләренә яфраклары, чәчәкләре, сабагы юешләнерлек итеп сиптереп чыгасы. Болай эшләү, беренчедән, уңышны арттырса, икенчедән, фитофтор белән авыру куркынычын киметә (профилактика булып тора). 

Бор кислотасы җитмәгәндә помидорларның яфрак төсе сыек яшел төстә була, бөтәрләнеп тә тора. Бор кислотасы помидорларның тәмен дә баллата. Һичшиксез, ясап сибегез, дуслар, иренмәгез! Бу катнашманы 3 тапкыр сипсәң дә әйбәт: чәчәккә бөреләнгәндә, күпләп чәчәк атканда һәм помидорлар пешә башлагач. Бор кислотасы кыйбатлы әйбер түгел, аптекаларда арзан гына тора. Бакча өчен махсус әйберләр саткан урыннарда да бар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев