Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Сарымсак угы нәрсәдән файдалы?

Сарымсак угы канны яхшырта, инфаркт, инсультка каршы профилактика чарасы булып тора.

Белгечләр салкын тигәндә сарымсак һәм аның угын ашарга киңәш итәләр. Анда иммунитетны ныгытучы фитонцид дигән матдә бар. Моннан тыш сарымсак угы С, А, В6, В12 витаминнарына, организмның картаюны акрынайта торган антиоксидантларга да бай. Шулай ук ул организмнан токсиннарны чыгара, паразитлардан чистарта. Сарымсак угы яман шешне дә кисәтә. Ул аппетитны яхшырта, ашкайнату системасын җайга сала. Ирләр өчен дә сарымсакның файдасы зур.
 
Тынычлану өчен сарымсак угын шул килеш кенә өзеп ашау да файдалы. Нерв системасы өчен файдалы В1, В2, С һәм никотин кислотасына бай булганлыктан, ул кәефне күтәрә, хроник арыганлыкны бетерә. Баш мие дә яхшырак эшли башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сарымсак