Түтәлне ничек ясарга?
Безнең бакча

Түтәлне ничек ясарга?

Бакчада түтәлләрне төньяктан көньякка таба ясау яхшырак.

Болай иртән һәм кич кояш түтәлне яннан яктыртачак, ә көндез кояш өстән караячак. Нәтиҗәдә үсемлекләргә яктылык тиешенчә төшү сәбәпле, алар бер-берсен кысрыкламаячак. 

Түтәлне 1,2 м киңлектә ясыйлар, 0,3 м ара сукмак өчен калдырыла. Мондый түтәлдә чүп утау, үсемлекләргә су сибү уңайлы. Озынлыгын үзегез теләгәнчә сузарга була. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев