Йөрәкнең еш тибешенә китерүче сәбәпләр
Бу кызык

Йөрәкнең еш тибешенә китерүче сәбәпләр

Организм «моторы» турында кызыклы фактлар.

1. Олы кешенең йөрәк тибеше минутына 60-85 тапкыр – норма. Ә яңа туган сабыйда – 150 тапкыр.
2. Хатын-кызларның йөрәге ир-атныкына караганда ешрак тибә. 
3. Уртача алганда гомер дәвамында «моторыбыз» кан тамырлары аша 1,5 миллион баррель тирәсе (1 баррель – 158,988 литр) кан үтә.
4. Галимнәр шуны исәпләгән: югары белемле кешеләрнең йөрәк авырулары белән чирләү куркынычы түбәнрәк. Моны сәламәтлеккә булган игътибарга бәйләп аңлаталар.
5. Йөрәк буыннарының үз электр импульслары бар. 
6. Уңай хисләр – йөрәк-кантамырларының иң яхшы ярдәмчеләре. Көлегез, шатланыгыз һәм, һичшиксез, сәламәт булырсыз!
7. «Йөрәк ярылу» – лирик уйдырма түгел. Дәвамлы стресс, хисләр нәтиҗәсендә организмда йөрәк буыннарына авырлык китерүче гормоннар күбәя. Бу йөрәкнең еш тибешенә һәм хәтта инфарктка да китерергә мөмкин. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев