Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кеше кадерлерәкме, песиме?

Уй-фикерләр.

Бары тик үземнең уйлар, башкаларга тагарга җыенмый торган. Сезнеке капма-каршы булса да гаеп түгел.
Кызык, кеше гомере песи гомере белән чагыштырганда өч тиенлек тә түгел икән. Мескен проводница поезддан Твикс кушаматлы песине төшереп калдырган. Төрле яктан яныйлар, эштән кууны таләп итәләр, ни генә язмыйлар, үзәк телевидениедән күрсәтәләр... Шул хатын бу тиклем «травля»ларга чыдый алмыйча үз-үзенә кул салса и шатланыр иде халык. Аның да гаиләсе, балалары бардыр. Бер сөйлә дә тукта инде, ә!? Кешене шул тикле эзәрлекләргә ярыймы!? Хуҗасы нәрсә караган ул мәченең!?

Йомырка бәяләренә таң калды халык. Йомырка юк кибетләрдә, диделәр. Эрдоган йомырка җибәрә дип мәш килделәр. Көн саен Чистайда йомырка белән тулы киштәләр, төрле бәядән... Бәяләре дә күтәрмәслек түгел... Бер елны тоз бетә дигән хәбәр таралган иде. Өй түбәсенә капчык-капчык тоз төягән булган берсе, имеш. Йомырканы күп алып та булмый бит әле. Сасый... Икмәк уңсын. Тавык булса, йомырка булыр.

Кар көртләре басты. Халык тилерә язды. Кар күргән юк иде шул соңгы вакытта. Элек койма башыннан гына йөри идек. Чистый әллә ниләр кылана башлады халык. Урамыңны кардан арындыруның иң кулай юлы – трактор белән чистарту. Көнендә үк булмаса да, соңрак барыбер чистартыла. Өеннән чыга алмый тилмерүче халык та бар икән... Мин йөри торган сукмактан безгә килегез әле, чәйләп китәрсез. Безнең якта һәм Урыс ягына чыкканда гына бар андый «балерина» сукмагы. Трактор чистарта алмый аны... 20-50 метрлы гына түгел. Ярты чакрымлы.

Әллә каян, күктән төшкән кебек кыланабыз. Юк кына проблемаларны да күпертәбез. Онытабыз... Яу кырындагылар нишли икән анда, балакайлар!?  СВО зонасындагы хәлләр белән телевизор каналларындагы хәбәрләрдән бераз хәбәрдар булыргадыр. Чагыштыру өчен тормышны. Твикс атлы мәчене һаман сөйлиләр... Ул берәү генә. Ә егетләр... 

«Ковид Х» килә, тегесенә караганда 20 тапкырга адәм баласын кыру сәләте көчлерәк икән... Килгәнен дә, көчен дә беләләр. Дәвасын гына белмиләр... Көн туса, бер аяныч хәбәр. Тагын прививка ясатырга мәҗбүр итәрләр микән? Тагын халык ялган справкалар сатып алу юлын эзләр инде. Аптыраган. Кайсы әйбәтрәк икән... Бер Аллаһ белә... Аллаһ сакласын балаларыбызны, оныкларыбызны,  Кеше гомере янында, бигрәк тә яшь гомерләр янында кар да, йомырка да, Твикс та берни түгел.

Юк, мин песи-этне үтертү яклы түгел. Тик дөньяга, тормышка реаль күзлектән чыгып карыйм. Чагыштырып карыйм. Песи-кеше. Әллә Кеше-песиме?

Ирина Хәмидуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев